Эзләү нәтиҗәләре
- Юкса ул наполеонны да, Гитлерны да җиңә алмаган булыр иде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Ләкин, ни аяныч, бүгенге көндә ватандарлык дигәннәре буш һәм мәгънәсез бер төшенчәгә әверелеп калды, үсеп килүче яшь буынга ватандарлык тәрбиясе бирү дәүләт өчен дә, укытучылар өчен дә көнүзәк мәсьәләгә әверелеп бара. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Мисал өчен, армиядән качып йөргән егет нинди ватандар булсын инде? Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Армиядән качып йөри икән, димәк, ул илен дә, аның җитәкчеләрен дә сөйми. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Бу очракта күңелне башка төрле шикле сораулар игәүли башлый: әгәр син яшәгән дәүләт үги ана кебек кылана икән, аны яратырга мөмкинме? Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Армия үзенең абруен югалта барган чорда аннан качып калырга омтылган яшь кешене ватандарсызлыкта, үзенең ватан алдындагы изге бурычын онытуда гаепләү дөресме? Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Дөрес түгел дисәм, мине яшьләрнең армиядә хезмәт итүенә каршы чыгуда гаепләячәкләр. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Дөрес дисәм, сиксәненче еллар ахырында хәтта сугыш һәм хезмәт ветераннарының үлемтеккә җыйган акчаларын тартып алган, ата-аналарга хәерче балалар пособиеләре бирү көненә калган, меңнәрчә балаларны сукбайга әверелдергән дәүләт каршында нинди изге бурыч булырга мөмкин, дип әйтүчеләр дә табылыр. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Миндә ике «мин» яши торган заман җитте. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Берсе аның армия яклы, чөнки бер генә дәүләт тә армиядән башка яши алмый. Заһид Мәхмүди . Серле кунак